16+

Аномаль салкыннар кайчан чигенәчәк?

Эш атнасы ахырына Россиянең Европа өлешендә аномаль салкыннар әлеге чор өчен нормаль булган һава торышы белән алмашыначак.

Эш атнасы ахырына Россиянең Европа өлешендә аномаль салкыннар әлеге чор өчен нормаль булган һава торышы белән алмашыначак.

Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Әгәр атнаның беренче яртысында Үзәк, Урал һәм Идел буе куе зәңгәр төскә буялган булса, бу нормадан 7-10 градуска түбәнрәк температура турында сөйли, пәнҗешәмбе көнне Идел буе федераль округының көньягында гына нормадан тискәре тайпылышлар булачак», - диде метеоролог.

Аерым алганда, ял көннәрендә Мәскәүдә 8-10 градуска җылыначак, шимбә көнне, 10 декабрьдә, көндез +2 градуска кадәр. Шул ук вакытта климат нормасына кайту белән бергә илнең Европа өлешенә болытлы һава торышы һәм явым-төшемнәр киләчәк, дип ачыклык кертте Вильфанд.

Татарстанда бүген көндез -11..-16 градус (Казанда -12..-14 градус) көтелә. Бераз кар яварга мөмкин. Гомумән алганда, декабрьнең беренче декадасы республикада климат нормасыннан 4 градуска салкынрак булачак.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading