16+

Аптекаларда даруларга кытлык булырмы?

Дарулар базарындагы вәзгыять тотрыклы, даруханәләрдә дә, тәэмин итүчеләрдә дә тиешле запас булдырылган, дигән Альянс фармацевтика ассоциациясе башлыгы Виктория Преснякова.

Дарулар базарындагы вәзгыять тотрыклы, даруханәләрдә дә, тәэмин итүчеләрдә дә тиешле запас булдырылган, дигән Альянс фармацевтика ассоциациясе башлыгы Виктория Преснякова.

"Җитештерүчеләрдә субстанцияләр запаслары бар. Препаратлар белән тәэмин ителеш буенча проблемалар юк", - диде ул.
Узган атнадан бирле даруханәләрдә даруларга булган сорауның үсүен билгеләп үтте Преснякова. Аның сүзләренчә, кешеләр хроник авырулар вакытында билгеләнә торган даруларны, ягъни даими рәвештә кабул итә торган препаратлар сатып алалар.

Ихтыяҗ үсеше шул исәптән препаратларга булган бәяләр валюталар курсы үсеше аркасында үсәчәк, дигән куркулар белән бәйле. Әмма бүген хөкүмәт, профильле ведомстволар, парламентның югары һәм түбән палаталары, тармак Ассоциацияләре нинди дә булса препаратлар кытлыгын булдырмас һәм аларга бәяләрне арттырмас өчен барысын да эшлиләр, ди ул.

"Өстәвенә, әлегә бер генә чит ил партнеры да рәсми рәвештә тәэмин итүдән баш тартмады. Санкцияләр даруларга кагылмаячак дип ышандырдылар безне. Бу карар ахыргысы дип өметләнәбез", - дип йомгаклады Преснякова.

Санкцияләр чорында дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүдә тотрыклылыкны булдырмау өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк. Мондый карар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә кабул ителде. Анда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Финанс министрлыгы, ФАС, һәм Росздравнадзор вәкилләре, экспертлар катнашты.

- Бүген дарулар белән вәзгыять тотрыклы. Илдә дару препаратларының шактый запасы булдырылган. - дип белдерде киңәшмәдә Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. - Федераль үзәкләштерелгән сатып алулар өлешендә даруларның еллык күләменең 85%ы сарыф ителгән. Кайбер препаратлар буенча без моңарчы 2-3 еллык контрактлар төзүгә күчкән идек, бу тәэмин итүгә ышаныч бирә. Складларда запасларыбыз шактый.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading