16+

Арча районы хастаханәсендә яңа туган сабый үлгән

Татарстан сәламәтлек саклау министры Арча хастаханәсендә сабый бала үлеме очрагын контрольгә алган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Арча хастаханәсендә сабый бала үлеме очрагын контрольгә алган.

Массакүләм мәгълүмат чараларында табибларның ваемсызлыгы аркасында Арча район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабый үлеме турында мәгълүмат барлыкка килде.

Яшь ана сүзләренә караганда, ул бала тапкан вакытта дежур табиб булмаган. Тулгаклар башлангач та, хатын җиде сәгатьтән артык медикны көткән.

Д. исемле ханым баласын Арча хастаханәсендә табарга була, авыртуы көчәйгәч 25 февраль көнне бирегә килә. Яшь ана сүзләренә караганда, аңа авыртуларны басу өчен бернинди дару да бирмәгәннәр, эш урынында бары акушерка гына булган. Алты сәгать изаланулардан соң суы киткән.

Икенче көнне иртән гинеколог хастаханәгә килә, хатынга кесарев кисеме операциясе ясыйлар һәм сулыш алмаган баланы аңына китерергә тырышалар. Бу ярдәм итмәгән. Сабыйның үлем сәбәбен ачыклау өчен Казанга суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. Нәтиҗәсе бер айдан соң билгеле булачак.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге яшь гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша һәм түбәндәгеләрне хәбәр итә: бу фаҗига җентекләп тикшереләчәк.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тарафыннан медицина документациясен өйрәнү уздырыла. Бала үлеменең сәбәбе суд-медицина экспертизасы ярдәмендә билгеләнәчәк. Әлеге очрак Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә булачак, - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, шулай ук ваемсызлык маддәсе буенча да җинаять эше кузгатылган. Моның белән Арча районы прокуратурасы шөгыльләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading