16+

Архивтан кирәкле документларны пенсия фонды аша да алырга була

Бүген Татарстанның Эш-хезмәт документлары архивы бинасына халык аеруча күп җыелган иде. Биредә ачык ишекләр көне узды. Архивның бу чарасында беренче тапкыр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле катнашты.

Архивтан кирәкле документларны пенсия фонды аша да алырга була

Бүген Татарстанның Эш-хезмәт документлары архивы бинасына халык аеруча күп җыелган иде. Биредә ачык ишекләр көне узды. Архивның бу чарасында беренче тапкыр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле катнашты.

Әлеге архив Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең бер бүлеге булып тора. Биредә хезмәт кенәгәләре, хезмәт хакы турында мәгълүмат, кешеләрнең эш урыны белән бәйле документлар саклана. Барлыгы 1313 оешмадан тапшырылган 500 меңнән артык эш тупланган. Алар арасында хәзерге вакытта гамәлдә булмаган, ликвидация кичергән, ябылган оешмалардан килгән мәгълүматлар урын алган. Кеше Эш-хезмәт документлары архивына рәсми кәгазьләрнең кайдалыгын белү өчен консультациягә килә, йә электәге эш урыны белән бәйле белешмә ала. Әлегә хезмәткәрләр күп нәрсәне кулдан башкарырга мәҗбүрләр. Кешедән килгән гаризаны эшкәртү өчен 500 мең саклау берәмлеге арасыннан кирәкле документ эзләргә туры килә аларга. Дөрес, киләчәктә күп нәрсәне электрон версиягә күчерергә исәпләре дә бар. Бу өлкәдә эш башланган да инде. Архивта саклана торган фондлар исемлеге Татарстан Баш архив идарәсе сайтының Эш-хезмәт документлары архивы сәхифәсенә урнаштырылган. Шулай ук кайбер сәбәпләр аркасында архивка документларын тапшырмаган оешмалар да шул ук сайттагы "Игътибар, эзлибез" дигән баннерда урын алган.

- Киләчәктә безгә гаризаны дәүләт хезмәтләре электрон порталы аша да биреп булачак, бу өлкәдә эш бара, - ди Татарстанның Эш-хезмәт документлары архивы директоры Әнзия Закирова. 2011 елдан Татарстан Баш архив идарәсе белән Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге арасында электрон рәвештә мәглүмат алмашу турында килешү төзелгән. Аның нигезендә Пенсия фонды мөрәҗәгать итеп, архивтан кирәкле документларны сората.

- Пенсиягә чыгар алдыннан кешегә теге яки бу документ, йә эшләгән урыны турында мәгълүмат җитеп бетми икән, кешегә моның өчен дәүләт архивына барып йөрмәсә дә була, барысын да Пенсия фонды хезмәткәрләре дә сората ала, бу эшне күпкә тизләтә, халык өчен дә уңайлы, - ди Пенсия фонды вәкиле, эсперт-белгеч Лидия Павлова. Ачык ишекләр көнендә Пенсия фонды хезмәткәре халыкка әлеге өлкәгә кагылышлы киңәшләр бирде.

- Пенсияне исәпләтер өчен рәттән биш еллык хезмәт хакы турында белешмә нигез итеп алына. Эшләгән кайсы елларны сайласаң отышлырак, укыган еллар стажга керәме? Хезмәткәрләр бер сорауны да җавапсыз калдырмады.

- Мондый ачык ишекләр көне бик файдалы уза. Менә үзем дә, тиздән пенсиягә чыгарга җыенам, кайсы елларны сайлыйм икән дип озак баш ваттым, без яшь чакта кайда акча түлиләр, шунда эшләргә тырыштык бит инде, балаларны үстерергә, яшәргә кирәк иде, пенсия турында уйламадык, хәзер менә, хезмәт кенәгәсенә күп нәрсә теркәлмәгән, документларда да хезмәт хакы аз күрсәтелгән, белгечләр минем өчен иң отышлы елларны сайларга ярдәм иттеләр, - ди Казаннан Мәръям апа.

-​ Пенсия фонды белгече Лидия Павлова әйтүенчә, булачак пенсия турында кайгыртканда, "ак" хезмәт хакы алып эшләү кирәк. Барлык эш урыннары да хезмәт кенәгәсендә дөрес теркәлеп барырга тиеш.

- Оешмадан хезмәт урыннары турында белешмәләр соратучылар да җитәрлек. Директор Әнзия Закирова үзе дә халыкка аңлатмалар бирә. Кешенең эш урыны белән бәйле документлар архивта 75 ел саклана икән. Белешмә алучылар арасында кайчандыр Татарстанда эшләп киткән, хәзер Россия төбәкләрендә, чит илдә яшәүчеләр дә бар.

- Татарстанның Эш-хезмәт документлары архивыннан белешмә алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсенең күчерелмәсе булу мәҗбүри. Мәгълүмат гадәттә 20 көн эчендә эшкәртелә, сорауның катлаулыгына карап тагын 30 көнгә дә сузылырга мөмкин. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading