16+

Армиядә хезмәт итү вакыты озайтылачак. Кемнәргә?

Дәүләт Думасы әле яңа гына Россия гражданлыгын алган кешеләр өчен армиядә ике еллык хезмәт кертергә тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы әле яңа гына Россия гражданлыгын алган кешеләр өчен армиядә ике еллык хезмәт кертергә тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Думасы Советында мигрантларны хәрби учетка куюга кагылышлы инициатива әзерләргә тәкъдим итте. Ул моны үзенең урынбасары Ирина Яроваяга, оборона комитеты рәисе Андрей Картаполовка, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вяткинга һәм Мәгълүмат сәясәте комитеты Александр Хинштейнга йөкләде. 

Россия гражданлыгына кабул итү шарты Россия гражданины паспортын алу белән бер үк вакытта узачак хәрби исәпкә куелу булырга мөмкин дип күздә тотыла. Моннан тыш, РФнең яңа гражданнары өчен армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттырырга мөмкиннәр, шулай ук аларга хәрби хезмәткә чакырылу яшен дә арттырырга мөмкиннәр.

Тиешле төзәтмәне язгы сессия ахырына кадәр карау планлаштырыла, дип хәбәр итә Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading