16+

Армиядә хезмәт иткән абитуриентларга укырга кергәндә өстәмә баллар исәпләнергә мөмкин

Армиядә хезмәт иткән абитуриентлар теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак. Хәрби кафедрасы булмаган уку йортларында да өстәмә баллар гамәлдә булачак. «РИА Новости»га бу турыда Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова сөйләгән. Ул бу хакта шундый эчтәлектәге закон проекты турында сөйләгәндә белдергән.

Элегрәк «Бердәм Россия» партиясе вузларга һәм колледжларга кергәндә индивидуаль казаныш сыйфатында армиядә хезмәт итүне исәпкә алу турындагы закон проектын Дәүләт Думасына керткән иде. Моны партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак сөйләде.

«Чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән егетләргә югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кергәндә өстенлек биреләчәк. Сүз, хәрби кафедра булу-булмауга карамастан, барлык югары уку йортлары турында бара. Хәрби хезмәт узучыларга уку йортларына кергәндә өстәмә баллар исәпләнәчәк», – дип белдерде Казакова.

Сәясәтче искәрткәнчә, хәзер мондый өстенлекләр шәхси спорт, интеллектуаль, иҗади казанышлар өчен бирелә. «Закон проекты – армиядә хезмәт иткән кешегә карата мөнәсәбәтне белдерү өчен бер адым. Ул хәрби хезмәттән соң теләсә кайсы югары уку йортын, техникумны, көллиятне сайлый алачагын беләчәк, дәүләтнең, үз халкының ярдәмен тоячак», – дип йомгаклады Ольга Казакова.

Татар Информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading