16+

Армиягә киткәндә сау-сәламәт иде...

Әти-әнисе лаеклы ялда, әтисе дә, сеңлесен дә инвалид.

Әти-әнисе лаеклы ялда, әтисе дә, сеңлесен дә инвалид.

5 майда Уфа районы суды хәрби хезмәттә вафат булган 20 яшьлек солдат Илдар Сираҗевның туганнарының Русия Оборона министрлыгына каршы шикатен карый башлады. Тыныч вакытта хәрби хезмәттә үлгән солдат гаиләсе министрлыктан компенсация буларак өч миллион сум таләп итә.

Башкортостаннан армиягә чакырылган Илдар Сираҗев 2019 елның 24 июлендә Свердловск шәһәрендәге хәрби күнегүләр мәйданында ток сугудан һәлак була. Ул гаиләдә туендыручы бердәнбер кеше булган. Әти-әнисе лаеклы ялда, әтисе дә, сеңлесен дә инвалид. Аны югалту гаиләгә рухи, матди зыян салды дип саный Сираҗевлар.

Судта гаиләдә бердәнбер туендыручыны югалтудан алынган әхлакый зыянны каплату гаризасы карала башлаган. Алар китерелгән зыян өчен гаиләдәге һәр кешегә берәр миллион сум түләнүен таләп итә.

Суд 4 июньдә дәвам итәчәк, дип яза "Кызыл таң".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди суд? Тулэсен хокумэт. Ниндидер ыштансыз чэчбилэрне туендырып торганчы, солдат гаилэсенэ бирсеннэр.

    Мөһим

    loading