16+

Артистлар Сабан туе Буада узачак

11 июньдә Буа шәһәрендә IX Республика театраль Сабан туе узачак. Матур традициягә әйләнгән бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана.

11 июньдә Буа шәһәрендә IX Республика театраль Сабан туе узачак. Матур традициягә әйләнгән бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана.

Татарстанда театр коллективлары арасында Сабан туе 2005 елдан бирле уздырыла. Быел ул тугызынчы мәртәбә оештырыла. Сәнгать әһелләре татарча милли көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек Сабантуй бизәкләре булган уеннарда катнашачак. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Буа шәһәре хакимияте, Буа дәүләт драма театры тарафыннан оештырылучы бәйрәм Татарстан Хөкүмәте булышлыгы белән уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading