16+

Астанага 2 сәгать 15 минутта

Казаннан Астанага 6 июльдән туры рейс ачыла.

Казаннан Астанага 6 июльдән туры рейс ачыла.

Казахстанга Boeing 737 очкычы белән барырга мөмкин. Казан - Астана арасын узу 2 сәгать 15 минут вакытны алачак. Казаннан самолетлар атнаның ике көнендә 11.20 сәгатьтә кузгалып китәчәк.

Сүз уңаеннан, Казахстан белән Татарстан арасында элемтәләр ныгый бара. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та үзара мәдәни багланышларга зур игътибар бирә. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, Казахстан кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга иреште. Бу алдан күрүчән лидер эше нәтиҗәсе һәм бөтен халык ярдәме.


- Без якын күршебез һәм тугандаш халыкның үсешенә битараф түгел. Мин Казахстанның алга киткән 50 ил арасына керү планын вакытыннан алда үтәгәнен беләм. Бу бик зур казаныш. Казахстан зур кеше потенциалы, фәнни-техник мөмкинлекләр һәм чимал ресурсларына ия. Зирәк сәясәтче Нурсолтан Назарбаев әлеге факторларның барын да берләштереп, аларны Казахстан файдасына эшләтә алды. Күптән түгел илдә узган сайлаулар Президентка ышанычның югары булуын тагын бер кат раслады һәм халыкның бердәмлеген күрсәтте, - ди Минтимер Шәймиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading