16+

Ата-әниләрдән акча җыйган өчен педагогларны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр

Уку җитте. Озакламый – ата-әниләр җыелышы, акча җыю башлана инде. Бу хакта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов үз сүзен әйтте.

Уку җитте. Озакламый – ата-әниләр җыелышы, акча җыю башлана инде. Бу хакта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов үз сүзен әйтте.

«Ата-әниләрдән мәктәпләрне ремонтлауга акча җыярга тиеш түгелләр, чөнки бу – җинаять», – диде ул.

Россия кануннары буенча, илебезнең һәр гражданы бушлай мәктәпкәчә, төп гомуми һәм урта профессиональ белем алуга хокуклы. Шулай ук 2013 елда «Русия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273- нче федераль законга  төзәтмә кертелде. Биредә сүз ата-аналардан акча җыюны тыю турында бара. Уку барышында кирәкле булган бөтен әйбер дәүләт казнасыннан финанслана. Ата-әниләр ремонт, дәреслекләр яки хезмәткәрләргә эш хакы өчен акча тапшырырга тиеш түгел.

Канун нигезендә акча бирелергә тиешле мәҗбүри категорияләр билгеләнмәгән. Ата-әниләрдән акча җыйган өчен дә уку йортлары җитәкчелеген, педагогларны һәм башкаларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading