16+

«Мин бит сезне күпме эзләдем. Бик күрәсем килгән иде»

Ярты гомерем тәгәрмәчләр өстендә узды дисәм дә, хаклы була торганмындыр.

«Мин бит сезне күпме эзләдем. Бик күрәсем килгән иде»

Ярты гомерем тәгәрмәчләр өстендә узды дисәм дә, хаклы була торганмындыр.

Машина йөртә белмәсәм дә, шофер булмасам да, юллар, яңалык яратканга бу шулай. Аннары иремнең кайтканын көтеп утырганга караганда “ни булса да бергә” дип, ияреп йөрергә күбрәк яратам. Каләм тотканга юлларда еш кына язар азык та табыла.

 Менә беркөнне дә М7 трассасы буенча урау юлдан Көеккә кайтып барышыбыз иде. Ни күрик, юл буендагы агачлык янында машина баткан. Никадәр генә чыгарга тырышса да, әллә ничә йөз атлы техниканың тыңларга һич исәбендә юк. Элек мондый хәлләргә үзебез дә еш тара, ярдәм көтеп ара идек. Шуңа да хәзер булдыра алган кадәр булышырга ашыгабыз мондый чакта. Машина бит ул гел каядыр ашыга. Тизлек җыйган булгач, тиз генә туктый да алмады. Шактый ара узгач кыр юлыннан борылып килдек. Хәлләре чынлап та мөшкел, тартмасаң чыга торган түгел, җитмәсә, тырышкан саен ныграк бата бара. Багажникта булган бауны баткан машинаның “мөгезе”енә элеп чыгармакчы гына булган идек, бавы чыдамады. “Тагын нишләргә?” - дип аптырап торганда эскерт кадәр зур йөк машинасы килеп туктады да кабинасыннан бер егет сикереп төшеп: “Сирин абый!” - дип иремнең каршысына йөгерде. Берничә секундтан ирем аның кочагында иде инде.

-  Мин бит сезне күпме эзләдем. Бик күрәсем килгән иде, таба алмам дип курыккан идем инде. Казан зур бит. Ярый рәхмәт язмышыма очраштырды, - дип шап-шап аркасыннан сөя дә башлады.

Бу озын гомердә очрашулар да күрешүләр дә шактый булган бит инде. Шагыйрь әйтмешли, “күпме күзләр күреп онытылган”. Бу егетне дә тиз генә исенә төшерә алмады ирем. Ярдәмгә Рөстәм (исеме шулай икән) үзе килде. Моннан шактый еллар элек иремне Сарман районы Югары Чыршылы авылына партия секретаре итеп эшкә җибәргәннәр, гаиләсез яшь егетне бер әбигә керткәннәр. Ә бу егет шушы әбинең оныгы .кызының улы икән. Каникулларда Чаллыдан әбисенә кайтып йөргәндә фатирда торучы абый белән дә танышкан, хәтта дуслашкан да. Теләсә нинди техниканың телен белгәнен күреп, яныннан китмәгән - өйрәнергә тырышкан. Бергәләп машина, мотоцикл төзәткәннәр. Шулай итеп булачак ирем кала малаеның каникулларын файдалы итәргә булышкан, үсмер күңелендә матур тәэсирләр калдырган.

Кем икәнен сөйләп биргәч, ул безгә туганыбыздай якын булып китте. Әбисе Халисә апа бик әйбәт уңган кеше иде мәрхүмә. Олы улым белән декретка чыккач, мин дә кайтып тордым аңарда.Телләрне йотарлык тәмле ашлар пешереп сыйлый иде “Урыны җәннәттә булсын!” - дип аны да сагынып искә алдык. Сүзгә мавыгып, баткан машинаны оныттылар болар дисезме? Юк, башта аны бергәләп тартып чыгардылар. Аннары шактый хатирәләргә чумып сөйләшеп тордылар, фотога төштеләр дә, телефоннарны алмашып саубуллаштылар. Рөстәм Зариповның юлы озын, ул ерак араларга әйберләр ташый икән. Киң илебезнең кайсы гына почмагында булмаган: Ерак Көнчыгышта да, Поляр Төньякта да аның машина тәгәрмәченең дә, аягының да эзе калган. “Дөнья матур - дөнья киң!”- дип рәхәтләнеп тыныч көннәрнең кадерен белеп йөри икән. Чечняда хезмәт иткән,  сугышны күрергә дә, үлем белән очрашырга да туры килгән хәрби фельдшерга. Өч бала әтисе дә икән әле ул, гаиләсе белән. Чаллыдан күчеп килеп Казанда яши. Ә инде ярдәмчел булуы хакында гамәле сөйли. Булышырга теләп ул да без дә туктамаган булсак, очрашмаган булыр идек.

Ә очрашу безгә аеруча файдалы булды. Әле шушы арада гына Көнчыгышка Читага юлга кузгалган, озын маршруты вакытында видеолар җибәреп, безне дә таныштырып барды. Байкалны да, Иркутскны да барып күргәндәй булдык. Яңа исемнәр, урыннар хакында ишетсәк, кызыксынып интернеттан карыйбыз да күбрәк беләбез. Менә шулай кайчандыр мәктәптә өйрәнгән илебез географиясен кабатлыйбыз. Укытучысы - тәҗрибәле юлчы, оста шофер, талантлы блогер элек белгән яңа танышыбыз Рөстәм. Тормышны, кешеләрне яратучы, игелекле ир белән бер дөньяда яшәү күңелләргә әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәтлек бирә. Әйе, очрашулар очраклы гына булмый шул. Бигрәк тә,  игелек юлында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading