16+

Аттестат алып кайтучы яшүсмерләрне машина бәрдергән

Кичә Башкортстанның Иглин районында коточкыч фаҗига булган.

Кичә Башкортстанның Иглин районында коточкыч фаҗига булган.

Тугызынчы сыйныф укучыларының аттестат алып кайтып килүләре булган. Тик Ворошилов урамында 37 яшьлек ир зур тизлектә алар өстенә килеп менгән.

Кыз шунда ук һәлак булган, шулай да, шаһитлар сүзләренчә, аның гомере өчен медиклар 40 минутка якын көрәшкән. Шулай ук урындагы халык 15 яшьлек малайның комада булуын хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекторлары мәгълүматлары буенча, авариядә гаепле кеше исерек булган: алкотестер аның сулышында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәткән. Бу якынча бер шешә аракы дигән сүз.

Шофер җинаять урыныннан качып китәргә маташса да, тоткарлана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Үсмерләр бер-берсенә гашыйк пар булган, диләр...

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Фото: http://bash.news.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading