16+

Ауга чыккан ир ялгыш дустын атып үтергән

Татарстанның Сарман районында ауга чыккан ир-егет һәлак булган. Аны исерек дусты ялгыш атып үтергән.

Татарстанның Сарман районында ауга чыккан ир-егет һәлак булган. Аны исерек дусты ялгыш атып үтергән.

Фаҗига 5 гыйнвар кичендә булган. Тикшерү версиясе буенча, Җәлил бистәсендә яшәүче 37 яшьлек ир 30 яшьлек дусты белән куянга һәм кыр кәҗәсенә ауга чыккан. Ахирәтләрнең ауга чыгарга лицензиясе булмаган. Алай гына да түгел, алар ауга кеше мылтыгы белән чыкканнар.

Кыр кәҗәсен атканнан соң, ирләр кар мотоциклына утырып аның янына якынрак килгән. Яраланган кәҗәне үтерергә теләп, исерек ир мылтыктан аткан. Әмма ул үзеннән алдарак утырган дустының баш артына эләккән. Ир шундук җан биргән. Әлеге фаҗига аркасында “Саксызлык аркасында кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading