16+

«Авангард» газетасы баш мөхәррире вафат булу сәбәпле, «Татмедиа» кайгы уртаклашты

Инга Сәфәрова 2017 елдан Тәтеш районының «Авангард» газетасын җитәкли иде.

Инга Сәфәрова 2017 елдан Тәтеш районының «Авангард» газетасын җитәкли иде.

Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Авангард» газетасының баш мөхәррире Инга Сәфәрова вафат. «Татмедиа» җитәкчелеге һәм коллективы журналистның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Инга Валериевна — зур тәҗрибәгә ия кеше, хөрмәткә лаек җитәкче, мөхәррир, искиткеч кеше. Аның эшлекле һәм кешелек сыйфатлары, бай тормыш тәҗрибәсе, ярдәмчеллеге һәм киң күңеллелеге дусларында һәм хезмәттәшләрендә тирән ихтирам уятты», — диелә некрологта.

Ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә 2017 елдан эшли башлый һәм һәм Тәтеш районының «Авангард» газетасын җитәкли. Профессионал һәм җаваплы кеше буларак, ул коллектив белән тиз арада уртак тел таба һәм редакциянең катлаулы эшчәнлегенә кереп китә.

«„Татмедиа“ коллективы өчен бу зур югалту. Инга Валериевнаның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә булыр», — дип белдерде «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков.
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading