16+

Авариядә һәлак булган Илшат Агиев истәлегенә спектакль күрсәтеләчәк

25 мартта Әлмәт драма театры юл-транспорт һәлакәтендә үлгән актер Илшат Агиев истәлегенә багышланган «Террорист» спектаклен онлайн-күрсәтәчәк.

Спектакльне Әлмәт татар дәүләт драма театры сайтының «онлайн карау» бүлегендә күрергә мөмкин.

«2020 елның 26 мартында 28 яшендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Илшат Агиевның гомере өзелде. Инде бер ел узса да, ул әлегә кадәр безнең йөрәкләрдә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Илшат Фәнзәви улы Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Ул 35тән артык роль башкарган.

Актерның соңгы роле — Рәмзия Габделхакованың «Адашкан ир» спектаклендә Шамил образы. Спектакль премьерасында Агиев үзе катнашырга өлгермәгән инде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading