16+

Авербух бозлы шоуда катнашкан спортчыларга бер чыгыш өчен 200 мең сум акча түли

Элек тагын да күбрәк булган.

Элек тагын да күбрәк булган.

Соңгы вакытта күп кенә фигуралы шуу осталары боз шоуларында актив катнаша башлады. Яңа ел бәйрәмнәрендә Алинә Заһитова Татьяна Навканың, ә Евгения Медведева Илья Авербухның шоуларында катнашуын да беләбез.

Спортчылар шоуларда катнашып, шактый акча эшләп булуы турында да яшерми сөйли. Sport24ка интервьюсында Авербух шоуда катнашучыларга күпме акча түләвен әйткән. Спортчының уртача гонорары бер чыгыш өчен 150-200 мең сум ди. Элек тагын да күбрәк булган, бер тапкыр бозга чыккан өчен 2-3 мең доллар түли торган булганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading