16+

Август аенда Казанда югалган хатынны Казанда үз машинасында тапканнар...

Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре юк.

Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре юк.

Быел август урталарында Казанда яшәүче 49 яшьлек хатын югалган иде. Хәзер аның мәетен тапканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын «Фольксваген» кроссоверына утырып, өйдән чыгып китә һәм югала.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, бу хатын шәһәрдән читкә чыгып китми, хисапларыннан акча да алмый. Узган шимбәдә аның машинасын Товарищеская урамында тапканнар. Иномарка эчендә хуҗасының мәете була.

Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре юк. Иномарка эчендә хатынның шәхси әйберләре, акчалары һәм кыйммәтле предметлары да тора.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, бу хатын берничә көн машинасында яши. Хәзер аның мәетен экспертизага озатканнар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading