16+

Август барыбер кызу булачак!

Август аенда һава торышының нинди буласын белмәсәк тә, Казанда спорт яратучыларны кызу көннәр көтә. Барысы да физкультурачылар көне белән башланып китәчәк.

Август барыбер кызу булачак!

Август аенда һава торышының нинди буласын белмәсәк тә, Казанда спорт яратучыларны кызу көннәр көтә. Барысы да физкультурачылар көне белән башланып китәчәк.

10 августта Казанда Бөтенроссия физкультурачылар көне билгеләп үтеләчәк. Физкультурачылар көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы – Горький исемендәге парк. Биредә 9:00 сәгатьтә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы башлана. Узган уку елында ярышларда барлыгы 13 спорт төре буенча 53 меңнән артык укучы катнашты. Шулай ук мактау грамоталары һәм аерым билгеләр белән спорт ветераннары, физик культура өлкәсендә әйдәп баручы хезмәткәрләр, спорт осталары һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр бүләкләнәчәк.

11 августта, шул ук бәйрәм кысаларында, башкаланың Меңьеллык мәйданында бөтен Татарстаннан иң яхшы командалар 3х3 баскетбол буенча «Оранжевый туп – 2019» турнирында көч сынашачак. Бәйге өч яшь категориясендә – 13 яшь һәм аннан да кечерәк, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр уза. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала, дөрес, алдан ук теркәлергә кирәк булачак.

Шулай ук августта көч спорты фестивале узачак, анда атлетлар шоуы булачак. Бәйрәм кысаларында пычак ыргыту, киберспорт, шахмат кебек спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Күрсәтмә чыгышларны фехтование федерациясе әгъзалары күрсәтәчәк. Һәркем үзен шпага белән идарә итү сәнгатендә сынап карый ала. Моннан тыш, керлинг осталары да үз осталыкларын күрсәтер дип көтелә.

«Хезмәт резервлары» стадионында – футбол буенча Казан Кубогы ярышлары, Казансу акваториясендә җилкән спорты буенча шәһәр беренчелеге узачак, ә пляж спорт төрләре үзәгендә пляж футболы, гандбол һәм волейбол буенча турнир узачак.

Августта спорт ярышлары 31 августта Timerman Kazan Triathlon full 2019 ярышлары белән тәмамланачак. Ярышларда бөтен илдән 700дән артык спортчы катнашачак. Алар арасында спринт, эстафета-спринт, Олимпия дистанциясе эстафетасы, Олимпия дистанциясе һәм балалар арасында йөгерү ярышлары да бар. Ярышлар Зөядә старт алачак, алга таба маршрут Яшел Үзән районының Петропавловск Бистәсе, Иннополис, М-7 трассасы аша узачак һәм Казан урамнарын колачлап алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading