16+

Августта һава торышы нинди булачак?

Россиянең үзәк төбәкләрендә август ае нинди булачак, Sputnik радиосына биргән әңгәмәсендә «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов үз фаразлары белән уртаклашты.

Россиянең үзәк төбәкләрендә август ае нинди булачак, Sputnik радиосына биргән әңгәмәсендә «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов үз фаразлары белән уртаклашты.

Температураларның уйнавы, көчле яңгыр, яшен һәм давыллардан соң үзәк Россиядә җәйнең соңгы ае тыныч булырга вәгъдә итә, дип билгеләп үтте Sputnik радиосына биргән әңгәмәсендә "Метео" фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

"70% ихтималлык белән фаразлыйм, август ае уртача алганда җылы, явым-төшем аз булачак. Экстремаль эсселек көтелми. Икенче һәм өченче атна җылы, 23-28 градус булыр дип көтелә", - дип ачыклык кертте Александр Шувалов. Аның сүзләренчә, су коену сезоны августның икенче декадасыннан да иртәрәк тәмамланмаячак.

"Су коену сезонын тәмамларга ашыкмас идем. Су- әйләнә-тирә мохитнең консерватив элементы, анда температура, һава температурасы кебек, кискен һәм тиз төшми. Шулай булгач, августта ун көн дәвамында рәхәтләнеп су коенырга була. Бигрәк тә салкынча судан курыкмаганнарга кагыла бу", – дип йомгаклады үз сүзен Александр Шувалов.

     

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading