16+

Авиатөзелеш районында уртача хезмәт хакы Казанныкы белән чагыштырганда 30%ка артык

2016 ел нәтиҗәләре буенча Казанның Авиатөзелеш районында уртача хезмәт хакы күләме 23,3%ка арткан һәм ул 48,9 мең сумны тәшкил итә.

2016 ел нәтиҗәләре буенча Казанның Авиатөзелеш районында уртача хезмәт хакы күләме 23,3%ка арткан һәм ул 48,9 мең сумны тәшкил итә.

Яңа Савин районында - 8,1%ка арткан һәм хезмәт хакы 31,4 мең сумны тәшкил итә. Бу турыда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев Казан Мэры Илсур Метшин каршында хисап тапшырганда җиткерде, дип хәбәр итә kzn.ru.

«Уртача хезмәт хакы күләме буенча Авиатөзелеш районы лидерлар рәтендә һәм без аны чын мәгънәсендә Казанның сәнәгать районы дип әйтә алабыз. Шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 8,5%ка арткан һәм ул 36,3 мең сумны тәшкил итә», - дигән администрация башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading