16+

Автобус һәм кар чистарту машинасы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

14 гыйнвар көнне иртәнге сигездә Татарстанда М7 автоюлының 960 чакрымында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Һәлакәт вакытында автобуста 12 пассажир һәм шофер булган. Дүрт пассажир һәм кар чистарту машинасы йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Хәзер урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading