Казанлыларны сөендерергә ашыгабыз: 10 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сәүдә һәр шимбәдә 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр оештырылачак.
Матур гадәткә әверелгән ярминкәләр башкаланың һәр районында халык инде ияләшкән урыннарда булачак, тагын җиде сәүдә мәйданчыгы өстәлә. Өстәмә мәйданчыкларда сәүдә көн саен була.
Язгы айлардагы ярминкәләр вакытында Казанда гына да 385 миллион сумлык продукция сатылган.
- Бу сумма үзе үк ярминкәләргә ихтыяҗ зур булуын дәлилли, - диде башкала мэры Илсур Метшин.
Ул авыл хезмәтчәннәренә сәүдә итәргә тиешле барлык шартларны тудырырга чакырды.
Илдар Шакиров ышандырганча, казанлылар да үз бакчаларында үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрен ярминкә мәйданнарында сата ала. Районнарның үзешчән артистлары концертлар да куячак.
Сентябрь аенда Академик Лаврентьев, Зәкиев, Дементьев, Беломорская, Гудованцев, Фучик, Батыршин, Липатов урамнарында сәүдә чатырлары ачылачак.
Ярминкә урыннары
Вахитов районы
Груздев урамындагы 5нче йорт янында, шулай ук Кәрим Тинчурин урамында «Иске Шәһәр» префектурасы территориясендә.
Киров районы
Краснококшайск урамындагы 152/2 йорт, «Ягодная слобода» сәүдә комплексы каршында, шулай ук Юдино бистәсендә Ильич урамындагы 1нче йорт янында.
Мәскәү районы
Восстание белән Коләхмәтов урамнары киселешендәге «Удача» сәүдә комплексы каршында.
Яңа Савин районы
Ямашев проспектындагы 71а йорт, «Бәхетле» сәүдә комплексы янында.
Идел буе районы
Җиңү проспектындагы 48нче йорт, «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы территориядә.
Совет районы
«Казан» агросәнәгать паркындагы ачык мәйданда, шулай ук Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы 7нче йорт янында.
Ярминкә бәяләре дә билгеле булды. Аерым алганда, кош итенең килосы 115 сум, күркә ите - 235, сыер ите - 250-300, дуңгызныкы - 230-270, сарык ите - 320-380, югары категорияле йомырканың дистәсе - 45-55 сум, сөтнең литры - 28-30 сум, каты сырлар - 280-330, атланмай - 300 сум, шикәр комы - 44 сум, югары сортлы он - 20 сум, карабодай ярмасы - 49 сум, бәрәңге - 10 сум, кишер - 12-15 сум, кызыл чөгендер - 12-15 сум, суган - 17-18 сум, кәбестә - 8-10 сум, бодай - 9 сум, арпа - 8 сум, арыш - 6 сум, балык (карп) - 150 сум.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар