16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә фермерлар 1,6 миллиард сум табыш алган

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республика шәһәрләрендә узган ел оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә фермерлар 1,6 мил­лиард сум табыш алган. Бик хуп, хезмәтләренә күрә - әҗере.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республика шәһәрләрендә узган ел оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә фермерлар 1,6 мил­лиард сум табыш алган. Бик хуп, хезмәтләренә күрә - әҗере.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел ярминкәләрдә 12497 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 2913 тонна терлек һәм кош ите, 1637 тонна шикәр комы, 1242 тонна он, 166 тонна бал, 16,1 миллион данә йомырка сатылган. Халыкта ихтыяҗ зур булганлыктан, кече ярминкәләр Казанда һәр шимбәдә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да дәвам итте һәм ул май аена кадәр барачак.

Фермерлар сәүдә чатырларында көн саен сәүдә итә. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов әйткәнчә, сәүдә чатырларындагы урын өчен фермерлардан түләү алынмый. Нәтиҗәдә, продукция сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 20-30 процентка арзанрак. Шимбә көннәрендәге кече ярминкәләрдә «Майский» теплица комплексында үстерелгән кыяр һәм помидорны сатып алу өчен су буе чират хасил була. Казан предприятиеләрендә тарттырылган он, Буа шикәр комы, Чаллыда һәм Питрәч белән Лаеш районнарында үстерелгән тавык-чебеш шәп сатыла. Фермерлар алып килгән ит, сөт шәһәр халкының сумкаларына һәм кул арбаларына күчеп бетә. Казанлылар авызыннан: «Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт! Яңгырлар яусын, уңышлары мул булсын!» - дигән сүзләрне еш ишетәсең.

Казанда фермерлар сәүдәсе адреслары
Фучик урамы, 64; Липатов урамы, 7; Зәкиев урамы, 12; Дементьев урамы,7; Батыршин урамы,20; Лаврентьев урамы, 10 һәм Беломорск белән Гудованцев урамнары кисешкән урын.
Сәүдә 7.00-12.00 сәгатьләрдә уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading