Ул мәктәп янына дусты белән килә, тик шырпыны дусты яндырмый.
Скопировать ссылку
Ул мәктәп янына дусты белән килә, тик шырпыны дусты яндырмый.
Быел ел башында Новосибирск өлкәсендәге Купин районының Покровка авылында мәктәптә янгын була. Шулай итеп 11 укытучы эшсез, авыл мәктәпсез кала. Мәктәпкә ут төртүчене тапканнар. Ул — 17 яшьлек Егор (исеме үзгәртелә), математика укытучысының малае. Укытучы Ирина Леонидовна улының гадәти булмавын үзе дә яшерми икән. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.
Егор бу хатынның үз малае түгел, ул тәрбиягә алынган. Егор укытучы гаиләсенә алты ел элек килә.
«Ул вакытта балага 11 яшь иде. Безнең гаиләдә тәрбиягә алынган бала бар иде инде, опека да безне яхшы белә. Шуңа күрә Егорны да алырга тәкъдим иттеләр. Ул дәшмәс кенә бер бала, сүзне тартып та алып булмый, тик безнең гаиләгә бару турында сорагач „телим“ диде», — дип сөйли Ирина Леонидовна.
«Ул малайлар белән йөрмәскә үтендек, тик ул үҗәт бит. Начар эшләргә эләкте, чит кеше йортын бастылар, полициягә хисапка куйдылар. Ләкин без Егордан баш тартырга уйламадык та. Балалар төрле була бит, без дә җаен эзләдек», — ди ана кеше.
Комментарийлар