16+

«Авылда бәрәңге бәйрәме уздырдык»

Авылда бәрәңге бәйрәме уздырдык. Эх, ул учакта бәрәңге пешереп ашаулары ни тора...

«Авылда бәрәңге бәйрәме уздырдык»

Авылда бәрәңге бәйрәме уздырдык. Эх, ул учакта бәрәңге пешереп ашаулары ни тора...

Без бала чакта, мәктәп елларында колхоз басуында бәрәңге чүпләгән чакта бәрәңгене еш кына чиләктә пешереп ашый идек. Аның тәме әле дә тел очында тора. Элек-электән безнең бабайларыбыз да, ат көтүләре көткәндә, көлгә бәрәңге күмеп пешереп ашаганнар. Бу гадәтне югалтмаска, яшь буынга тапшырырга, сакларга тырышабыз. Шуңа да ел саен бәрәңгеләр алып бетергәч, бергә җыелабыз да авыл халкы белән учакта бәрәңге пешереп ашыйбыз. Үзенә күрә ял итү, берләшү дә бу.

Фидаил Кадыймов, Әтнә районы, Ары авылы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading