16+

Авылның соңгы кешесе үпкә чиреннән вафат булган

Актаныш районы Өшәр авылында яшәүче бердәнбер кеше – 82 яшьлек Габдулла Хәйбуллин үпкә чиреннән үлгән.  

Авылның соңгы кешесе үпкә чиреннән вафат булган

Актаныш районы Өшәр авылында яшәүче бердәнбер кеше – 82 яшьлек Габдулла Хәйбуллин үпкә чиреннән үлгән.  

Мәрхүм Өшәр авылында ялгызы гына яшәгән. “70нче еллар ахырында су басу куркынычы янаган авылыбызда халык куыла башлагач, без әни белән биредә калырга булдык. Туганнарыбыз китәргә үгетләсә дә, әни “әллә су баса, әллә юк”, дип авылда калды”, - дип сөйләгән булган Габдулла. Габдулланың хатыны да 5 айлык баласын алып, авылдан киткән.

Быел җәй көне Габдулла Хәйбуллин турында “Җиде утрау арасында” исемле фильм төшерелгән булган, әмма акча булмау сәбәпле, фильм дөньяга чыкмаган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading