16+

Авыр хәлдә ятучы җырчы МакSим турында яңа хәбәрләр барлыкка килде

Клиникадагы вип-палатада ике атна дәвалану җырчыга 1 млн сумга төшкән.

Клиникадагы вип-палатада ике атна дәвалану җырчыга 1 млн сумга төшкән.

МакSим Казандагы бер чыгышыннан соң хастаханәгә эләккән иде. Ике яклы пневмония белән ул Мәскәүдәге бер шәхси клиникада дәвалана, дип яза Лента ру, StarHit ка сылтама белән. Клиникадагы вип-палатада ике атна дәвалану җырчыга 1 млн сумга төшкән. "МакSимның анда авыр хәлдә ятуын беләбез. "Коронавирусмы?" дип сорыйбыз. "Бәлки, коронавирус та түгелдер" диләр. Алайса нәрсә икән?"  - дип сөйләгән клиникада эшләүчеләр. Җырчы хастаханәгә эләгергә берничә көн кала туган көнен уздырган. Шулай ук үзенең сәнгать мәктәбен дә ачкан. Үзен начар хис итә башлагач та, коронавируска анализ тапшырган. Ул тискәре нәтиҗә күрсәткән һәм МакSим Казанда чыгыш ясарга булган. 16 июньдә аны хастаханәгә салганнар. Ясалма комага кертеп, ИВЛ аппаратына тоташтырганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading