16+

Авырлы хатыннарны кыйнап йөргән ир-ат суд каршына басачак

Түбән Камада җирле кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Ул хатын-кызларга һөҗүм итүдә гаепләнә.

Түбән Камада җирле кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Ул хатын-кызларга һөҗүм итүдә гаепләнә.

Тикшерү ачыклаганча, исерек ир-ат паркларда кызларга һөҗүм иткән, алай гына да түгел йөкле хатыннарга да кул күтәргән. Аңардан дүрт ханым зыян күргән. Бигрәк тә әлеге манзараның балалар күз алдында булуы тетрәндерә. Үз гаебен ир-ат тулысынча таныган.

Мәгьлүм булганча, җүнсез ир Түбән Кама үзәк паркында үтеп баручы хатын-кызларны кыйнап йөргән иде. Моңарчы, ул хөкем ителгән булган. Әлеге башка сыймаслык гамәлен тоткарланучы кызларга карата дошманлык хисе белән аңлаткан.

Фото "ШК" архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading