16+

Авырлы вакытта вакцина ярыймы?

Авырлы хатын-кызларга гриппка каршы прививка ясатырга ярамыймы? Гөлия Сабирова, Саба.

Авырлы хатын-кызларга гриппка каршы прививка ясатырга ярамыймы? Гөлия Сабирова, Саба.

Т атарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш белгече Хәлит Хаертынов әйтүенчә, авырлы хатын-кызларның организмы вирусларга, инфекцияләргә сизгеррәк. Шуңа да авырлы хатын-кызларга гриппка каршы прививка ясату аеруча мөһим. Вакцинадан куркырга кирәкми, алар барысы да үзебездә җитештерелгән. Авырлы хатын-кызларга, балаларга аның консервантсыз, куркынычсыз төрен кулланалар. Прививка ананы гына түгел, хәтта туган баланы да инфекцияләрдән саклый дип санала. Беренче алты айда сабыйга гриппка каршы вакцина ясамыйлар, шуңа да әнисенең авырлы чакта прививка ясаткан булуы мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading