16+

Авыруларны кисәтү турында сөйләү генә җитми

«Авыруларны кисәтү, профилактика турында гел сөйлибез, кызганыч, барыбер күпләр сәламәтлеге турында уйламый. Күрәсең, кисәтү турында сөйләү генә җитми, моны гамәлдә күрсәтергә, бу өлкәне югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Әлеге эштә министрлыкның штаттан тыш белгечләреннән фикерләр, тәкъдимнәр көтәм», – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов. Республиканың медицина профилактикасы үзәгендә узган киңәйтелгән утырышта нәтиҗәләр ясадылар, бу елга бурычларны билгеләделәр. 

Профилактика үзәгенең баш табибы Римма Садыйкова әйтүенчә, узган ел медицина хезмәткәрләре өчен Футбол буенча бөтендөнья чемпионаты белән истә калачак. Спорт чараларында туплаган тәҗрибә быел август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында кирәк булачак. Республиканың медицина профилактикасы үзәге йогышсыз авыруларны кисәтү буенча халык белән ныклы эш алып бара, шулай ук спорт медицинасына да зур игътибар бирә. Римма Садыйкова әйтүенчә, борчый торган проблемаларның берсе – спорт буенча медицина хезмәткәрләренең җитмәве. Татарстанда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче 1 миллион 700 меңнән артык кеше исәпләнә, ә спорт медицинасы хезмәткәрләре 1706 гына. Римма Садыйкова спорт медицинасы өлкәсен модернизацияләү турында да сөйләде, бу максатларда финанс ярдәме кирәклеген дә искәртте.

Еш кына үзәкнең белгечләре мәктәпләрдә тикшерүләр уздыра, балаларның сәламәтлекләрен тикшерә. Монда да уйланырлык нәтиҗәләр җитәрлек. Былтыр мәктәпләрдә 2310 укучының умыртка баганасын тикшергәннәр, 876 балада сколиоз билгеләре ачыкланган. Шуңа да беренче чиратта, авыруларны кисәтүгә игътибар юнәлтергә кирәк, дип саный табиблар. Бу медицина хезмәткәрләре эше генә түгел, беренче чиратта, сәламәтлеген кеше үзе кайгыртырга тиеш. Медицина профилактикасы үзәге Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә тора. Бу юлы утырыштан соң, «Медик-волонтерлар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Казан дәүләт медицина университеты һәм Республиканың профилактика үзәге арасында уртак хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды. 

Чарада Футбол буенча бөтендөнья чемпионатын оештыруда өлешен керткән табибларны грамоталар белән бүләкләделәр. Республика профилактика үзәгенең баш табибы Римма Садыйкова «Шәһри Казан» газетасына да нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты тапшырды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading