16+

Айрат Фәррахов: «Татарстан бүген төрле өлкәләрдә лидерлык позицияләренә ирешкән төбәк»

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кичә Казанда узган Дәүләт Советы Президиумы утырышыннан соң Татарстан белән горурлануы тагын да артуын яшерми.

Айрат Фәррахов: «Татарстан бүген төрле өлкәләрдә лидерлык позицияләренә ирешкән төбәк»

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кичә Казанда узган Дәүләт Советы Президиумы утырышыннан соң Татарстан белән горурлануы тагын да артуын яшерми.

- Миңа бүген инде әллә ничә депутат – коллегаларым килеп, үзләренең Татарстан белән соклануларын җиткерделәр, - диде ул. - Алар бик авторитетлы депутатлар. Читтән караганда күбрәк тә күренә әле ул. Чыннан да, Татарстан бүген төрле өлкәләрдә лидерлык позицияләренә ирешкән төбәк һәм бу, әлбәттә, беренче чиратта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, аның командасының эш нәтиҗәсе. Россия Президенты Владимир Путин да тиктән генә аны кичә көчле, ныклы җитәкче дип атамады бит.

Айрат Фәррахов ассызыклаганча, торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите темасына уздырылган Президиум утырышы өчен Татарстан сайлануы да тикмәгә түгел, чөнки бу өлкәдә республика лидерлар рәтендә. Ә Рөстәм Миңнеханов исә Дәүләт Советының торак төзелеше буенча эшче төркемен җитәкли.

Ил башлыгына кичә тәкъдим ителгән эшләр дә - экскиз-презентацияләр генә түгел, ә инде тормышка ашырылган проектлар иде, - диде депутат.
Ул шулай ук башка өлкәләрдән сайланган депутатларның Татарстанга тәҗрибә өйрәнергә килергә теләкләре булуын әйтте.

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading