16+

Айсылу Габдинова гаиләсенә кайгы килде

Җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова гаиләсе зур югалту кичерә.

Җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова гаиләсе зур югалту кичерә.

Айсылуның картәние вафат булган. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итте.

"Картәнием... Картәниемушкам...
Үзем рульга утырып кайттым машинамда, беренче тапкыр, юлы ай-хай ерак... Ләкин син генә каршы алмыйсың... Уты сүнгән тәрәзәләр, син чыкмыйсың...
Үзәкләр өзелә.
Әле бит яңа гына мәтрүшкә жыйдык, жиләк булмасмы дип күпме эзләдек, син таптың, әлбәттә, дөньядагы иң тәмле пирожкиларны пешердең.

Бу саубуллашканда, нигәдер, мин сине аеруча нык кочакладым, нәрсәдер сизенгән кебек...

Мине гел сиңа охшагансың диләр иде.. иде...
Әле ышанмыйм, менә-менә күрешербез кебек, тавышың колакта яңгырый.
Ләкин син мәңгегә киттең, безне ятим итеп...
Сине ничек яратканымны да әйтеп өлгермәдем биииит!!!! Бик яратам, бик... Күңелем синең яныңда тынычлана иде... иде....
Бер генә юанычым бар - сиңа анда яхшырак hәм тынычрактыр дип үземне юатам...
Балачак бетте.... Авылда өйдә беркем көтми бүтән.
Картәнием, син мәңгегә йөрәгемдә, күңелемдә, яратам!" - дип язган Айсылу.

Айсылуның, гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading