16+

Бабасы үз оныгын пычак белән кадап үтерә...

Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

22 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә 6 яшьлек малайны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьне 59 яшьлек ир-ат — баланы бабасы кылган дип шикләнәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП» сайтының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, баланы әти-әнисе бабасы янына кунакка китерә. Ләкин бабай бала белән шөгыльләнәсе урынга, аракы эчәргә тотына. Бабай кич буе эчә, аннары балага карата агрессия башлана. Бер мизгелдә бабай бөтенләй акылдан яза — ул пычак ала һәм сабыйга кадый башлый.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, ир-ат балага күп тапкыр пычак кадый. «Алган яраларыннан бала урында ук үлә. Урынны тикшерүчеләр карады, дәлилләр алынды. Экспертизалар билгеләнде», — дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading