16+

“Бабай” машиналар Сабан туе булачак

Узган атнада Иделнең Зөя утравы янында көймәләр ярышкан иде. Инде чират тарихи техникага да җитте. 9-10 августта “Зөя калкулыгы” тау чаңгылары комплексында ХIII Халыкара тарихи техникалар фестивале уза.

Узган атнада Иделнең Зөя утравы янында көймәләр ярышкан иде. Инде чират тарихи техникага да җитте. 9-10 августта “Зөя калкулыгы” тау чаңгылары комплексында ХIII Халыкара тарихи техникалар фестивале уза.

Аның  ачылышында “Авторетроклуб-21”нең  президенты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашыр дип көтелә.
Оештыручылар казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын 10 август көнне сәгать 10га шунда килергә чакыра.  Фестивальдә 250дән артык “бабай” автомобиль һәм мотоциклны күрергә булачак. Сугышка кадәр җитештерелгән ГАЗ автомобильләре коллекциясе үзе генә дә ни тора!   Самара һәм Ирбит музейларыннан килгән күчмә экспозицияләр дә игътибарны җәлеп итәрлек, ди оештыручылар.
Фестивальдә Татарстан  гына түгел,  Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Киров, Пермь, Екатеринбург, Чебоксар, Йошкар-Оладан килгән автосөючеләр дә үз техникалары белән катнашачак.  Тагын Польшадан, Белорусия һәм Украинадан да  катнашучыларны көтәләр.
Унөченче тапкыр уздырылса да, быелгысының үзенчәлеге бар: беренче тапкыр Россия автомобильләр федерациясе Кубогына  ретро-ралли үтәчәк. Автоспортчылар “бабай”  автомобильләрдә  маршрутны узу төгәллегендә ярышачак, республикабызның истәлекле урыннарында булачак, тарихи квест узачак.  Маршрутның озынлыгы 100 чакырымнан артык. Мондый ярышларда беренче тапкыр катнашучыларга тизрәк вакытта һәм кыскарак арада Татарстан Республикасы Кубогы өчен ярышу каралган.  Машина йөртү осталыгы  буенча да ярышлар булачак.
Татарстанга кил дә Сабантуй күрми китме? Техника “җене” кагылганнар өчен махсус “Автосабантуй” булачак. Фестивальдә утыз яшьтән узган техника катнашачак. Бик үзенчәлекле, кулдан җыелган һәм башка шундый  “мөһере” булган техника утыз яшьлек булмаса да, катнаша ала.
Журналистларга бу хакта  “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ХIII Халыкара тарихи техникалар фестиваленең оештыру комитеты рәисе Альберт Бикбулатов, “Авторетроклуб-21” идәрәсе әгъзасы Ильяс Акулов һәм РАФ-ралли комитеты рәисе  Игорь Сухов сөйләде. Кызык булачак диделәр. Тик йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading