16+

"Бабайны күмгәндә аягын сындырдылар. Күмүчеләр исерек иде..."

Әлеге хәлне егермеләп кеше күрә. Тик ритуаль компания гаебен танудан баш тарта.

Әлеге хәлне егермеләп кеше күрә. Тик ритуаль компания гаебен танудан баш тарта.

Түбән Новгород өлкәсенең Заволжье шәһәрендә мәет җирләгәндә җәнҗал чыккан. Мәрхүмнең туганнары әле дә тынычлана алмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«6 августта бабайны җирләдек. Ул йөрәк өянәгеннән үлде. Ритуаль компаниягә мөрәҗәгать иттек. Катафалк килгәнче, бар да яхшы иде. Ләкин анда эшчеләрнең берсе исерек булуы ачыкланды. Көчкә аягында басып тора. Табутны алып чыгарга үзебезгә ярдәм итәргә туры килде», — ди мәрхүмнең оныгы Елена.

Зиратка барышлый, теге исерек ир-ат тагын сыра эчә, зиратка килгәндә бик исерек була.

«Табутны кабергә төшергәндә аудардылар. Табут ачылды, эчендәге бар әйбер чыгып бетте. Бабайның аягын сындырдылар. Аннары табутны кабат кадаклап та тормадылар. Ничек булган шулай күмеп куйдылар. Без шуны карап тордык», — ди Елена.

Әлеге хәлне егермеләп кеше күрә. Тик ритуаль компания гаебен танудан баш тарта.

«Безгә мораль зыян өчен 800 сум тәкъдим иттеләр. Кабер казучы эше өчен ике мең, чардуганны үзебез алып торган өчен 250 сум, барлыгы 3 мең өстәп бирделәр. Тик гафу үтенүче булмады» — ди Елена.

Ритуаль компания белән хат язышу кимсетүләр белән тәмамлана. Хәзер туганнар судка мөрәҗәгать итәргә җыена. 

«Без видеоны интернетка куйгач, җәнҗал чыкты. Агентлык җитәкчесе безгә дәште. Ул кимсетте, янады. Гафу үтенү генә юк», — ди Елена.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading