16+

Бакчадан җиләк урлаган 11 яшьлек малайны пенсионер ханым чак кына үтерми калган

Баулыда яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз 11 яшьлек малайны кыйнауда һәм аны үтерү белән янауда гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Баулыда яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз 11 яшьлек малайны кыйнауда һәм аны үтерү белән янауда гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тикшерү версиясе буенча, 29 июньдә пенсионер "Нефтяник-1" бакча җәмгыятендә үз участогында баланы тимер таяк белән кыйнаган. Шул ук вакытта ул малайга физик җәза белән дә янаган. Пенсионер хатын аны үз участогындагы үсүче җиләк урлауда гаепләгән.

РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе ("Үтерү белән янау") һәм РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсе буенча ("Административ җәзага тартылган зат тарафыннан кыйналу") җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз тулысынча гаебен таныган.

Җинаять эше Баулы шәһәр судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading