16+

Бала белән ял итәсең килсә Казанга кил!

Казан Россиядә балалар белән ял итү өчен уңайлы булган шәһәрләр арасында беренче өчлеккә кергән. Татарстан башкаласына туристлар уртача 3-5 көнгә ял итәргә килә икән. Сәяхәт итүчеләр яшәү өчен гаилә бюджетыннан көненә өч меңгә якын акча калдыралар.

Рейтинг 1 июль - 31 август аралыгында кунакханәләрне алдан белешеп кую мәгълүматлары ярдәме белән төзелгән. Әлеге исемлектә Санкт-Петербург шәһәре лидер. Төньяк башкалага туристлар биш көнгә килеп, тәүлегенә 3,6 мең калдыра икән. Икенче урында - Мәскәү. Башкалада ял итүчеләр дүрт көн кунак була, кунакханәдә яшәү өчен тәүлегенә 3,2 мең сум акча туздыра.

Иң кулай һәм уңай шәһәрләр унлыгына Краснодар, Севастополь, Новосибирск, Ярославль, Петрозаводск, Самара һәм Бөек Новгород та кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading