16+

Бала табучылар 86 тапкыр ашыгыч ярдәм чакырткан

Узган атнада Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7431 чакыру үтәгән, шул исәптән 1634 чакыруны – җәмәгать урыннарына.

Узган атнада Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7431 чакыру үтәгән, шул исәптән 1634 чакыруны – җәмәгать урыннарына.

Иң күп чакыру (6210) төрле авырулар буенча башкарылган. Шуларның 111 енә чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары булган, ә 33 чакыру көчле миокард инфарктлары сәбәпле башкарылган. Бала табуларга табиблар 86 тапкыр барган. 

Бәхетсезлек очракларына медиклар 1135 тапкыр чакыртылган, шул исәптән 41 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 42 кеше зыян күрде, дәвалау оешмаларына 24 зыян күрүче китерелде, бер кеше һәлак булды. Моннан тыш, янгын урыннарына 12 чакыру үтәлде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә, дип яза kzn.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading