16+

Бала тюбингта шуганда, авыр тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәдә үлгән

Өч яшьлек кыз баш сөяге җәрәхәтләнеп Чаллыдагы хастаханәгә 31 декабрьдә китерелгән.

Өч яшьлек кыз баш сөяге җәрәхәтләнеп Чаллыдагы хастаханәгә 31 декабрьдә китерелгән.

Чаллыда бер бала тюбингта шуып, авыр тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

31 декабрьдә өч яшьлек бала Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктына авыр хәлдә китерелә. Җитди җәрәхәт алган баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Табибларның тырышлыгына карамастан, баланы коткарып калып булмаган һәм берничә көннән соң ул хастаханәдә вафат булган.

Кайбер мәгьлүматларга караганда, кыз тюбинг белән таудан шуып төшкәндә бик каты имгәнгән булган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading