16+

Балаларын ялгызы тәрбияләүчеләргә хезмәт хакы түли башлыйлар?

Дәүләт Думасы депутаты ялгыз әти-әниләргә хезмәт хакы түләргә тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы депутаты ялгыз әти-әниләргә хезмәт хакы түләргә тәкъдим итә.

Мондый омтылышлар элек тә булды, ди парламент вәкиле Оксана Пушкина. “Ялгыз әти/әни термины закон дәрәҗәсендә билгеләнергә тиеш”, дигән фикердә Дәүләт Җыенының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары, телетапшырулар алып баручы.

Депутат шулай ук “ялгыз ана” термины урынына “ялгыз ата-ана” (“одинокий родитель”) аңлатмасы кертергә кирәк дип ассызыклый.

“Чөнки “ялгыз ана” дигәндә, балаларын ялгызы гына тәрбияли торган әтиләрнең хокуклары кысыла. Ә андый әтиләр Россиядә 600 меңгә якын”, - дип аңлатма биргән Оксана Пушкина.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading