16+

Балалар бакчалары арта: чиратлар да бетәрме?

Быел Казанда 2220 урынга 9 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше планлаштырылган.

Быел Казанда 2220 урынга 9 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше планлаштырылган.

Ноябрь-декабрь айларында алар барысы да тапшырылачак. Казанның Совет районындагы Азат Габбасов урамы, 41 йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы нәни казанлыларны кабул итәргә әзер булган беренче мәктәпкәчә учреждение булды. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Веснушка”да балаларның нинди шартларда тәрбияләнәчәген тикшерде.

“Иртәгәдән бездә “Ачык ишекләр” көннәре башлана, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, кешеләр күпләп җыелмасын өчен, барлык төркемнәрне өч көнгә бүлдек. Балаларны укыту киләсе атнадан башланачак”,  – дип сөйләде шәһәр мэрына балалар бакчасы мөдире Гөлнара Кадыйрова.

Илсур Метшин киенү-чишенү бүлмәләре, йокы бүлмәсе һәм уен һәм санузел кергән төркемнәрне карап чыкты. Шулай ук шәһәр башлыгы кайнар цехта җиһазлар урнаштыруны тикшерде, анда балалар өчен ризык әзерләячәкләр, физкультура һәм музыка белән шөгыльләнү залларын карады.
Мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Анда алты төркемдә 120 бала белем алачак. 1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен ике ясле төркем эшләячәк.

Фото: https://www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading