16+

Балалар бакчаларында COVID-19 аркасында куркынычсызлык чараларын бозу очраклары аз

Татарстанның балалар бакчаларында коронавирус аркасында кертелгән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары юк түгел.

Татарстанның балалар бакчаларында коронавирус аркасында кертелгән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары юк түгел.

Әмма мондый очраклар кими бара, дип белдерде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

"Балалар бакчалары һичшиксез игътибар астында. Аларны атна саен тикшерәләр. Персонал һәрвакытта да саклану чараларын кулланмый, битлекләрне үз вакытында алыштырмый. Тик шунысы куанычлы, әгәр элек мондый хокук бозуларны һәр өченче балалар бакчасында диярлек ачыклаган булсак, бүген алар берешәр очрак диярлек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозулар ачыкланган балалар бакчаларына без берничә тапкыр тикшерү белән барырга тырышабыз. Кабат-кабат килгәч, бакча персоналы инде "төзәлә", - диде Авдонина.

"Гомумән алганда, бүген балалар бакчаларында хокук бозуларны күрмибез диярлек. Бу аңлашыла да, чөнки балалар бакчасы - ул үзе барлык төр санитар таләпләрне максималь рәвештә үтәргә тиешле объект. Әгәр беренче этапта җилләтү режимын үтәмәү буенча таләпләрне бозулар булса, хәзер исә персоналның моңа бик җаваплы каравын күрәбез. Бактерияләрне юк итүче җайланма булмаса, бүлмәләрдә җилләтү үткәрелә», - диде спикер.

Шулай ук, әйтик, бала иртән иртүк дежур төркемгә китерелгән икән, ул биредә үз төркеменә күчмичә генә, көн дәвамында торырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading