16+

Балалар бакчасында тәрбияче бер баланы шкафка ябып куйган

Шул рәвешле аның әнисенә басым ясарга теләгәннәр.

Шул рәвешле аның әнисенә басым ясарга теләгәннәр.

Күрше Самара өлкәсендәге балалар бакчаларының берсендә җәнҗал чыккан - төшке йокы алдыннан, бер шортыдан булган баланы шкафка бикләп куйганнар. Бу махсус, шул ук балалар учреждениесендә эшләүче сабыйның әнисенә йогынты ясау өчен эшләнгән.

Progorodsamara.ru басмасы язганча, Гөльмира исемле тәрбиячегә улы аша басым ясарга тырышканнар. Әлеге коточкыч очрак турында башка балаларның ата-аналары сөйләгән.
"Төшке йокы вакытында аны йокламаганы өчен, яланаяк килеш, бер шортыдан чишенү бүлмәсенә чыгарып утырттылар һәм шундагы шкафка ябып куйдылар. Әнисе аның кычкыруын ишетеп, баласы тәрбияләнгән төркемгә йөгереп кергән, ә тәрбияче телефоны аша, колакчалар (наушники) киеп, музыка тыңлап утыра булган. Гөлмирә шунда ук бакча мөдире янына менгән, ә тегесе мондый төр тәрбия ысулларын хуплавын әйткән. Янәсе, киләчәктә бала шаярганчы, ныклап уйлаячак. Югыйсә, нарасыйга нибары 4 яшь", - дип сөйләгән Ольга исемле әни мондагы хәлләргә шаккатып.
Шушы очрактан соң тәрбиячеләр күпләп эштән китә башлыйлар. Мөдир үзенә ошамаган хезмәткәрләрдән котыла икән, дигән сүзләр дә йөри. Гөльмира үзе, башка мәгариф өлкәсенә эшкә урнаша алмаудан куркып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә курка. Самара мэриясе исә, әлеге сорау хәл ителде, дип белдерде. Әмма шунысы игьтибарга лаек, балалар бакчасында биш тәрбияче урынына бары бер генә тәрбияче эшли.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading