Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның иҗатын өйрәнү максатыннан, аның исемен йөрткән театр балалар арасында өченче мәртәбә «Ул кабызган утлар балкышы» дигән республика бәйгесе уздырды.
Сайлап алу турлары башта зоналарда үтте. Укучылар спектакльләрдән өзекләр, монологлар, җырлар төрендә үз осталыкларын күрсәтте. Шулай ук фестивальдә күрсәтелгән спектакльләргә нигезләнеп, фәнни-иҗади эш, инша, рәсем-эскиз, макет буенча да сәләтлеләр бәяләнде. Балаларның иҗатына Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева, Шамил Фәрхетдинов, музей мөдире Рузалия Чабатова бәя бирде.
Кечкенә артистларның чыгышын карау үзе бер рәхәт. Алар аеруча ихлас. Кайбычтан Инзилә Вәлиуллинаның Сәрвәр монологын («Сүнгән йолдызлар»да) укуы, Яшел Үзән балаларының «Чаткылар»дагы Сикерткә Гыйльменисадан сорау алуны, Саба районының Югары Симет мәктәбе укучыларының «Идегәй»дән (Юныс Сафиуллин) өзекне уйнауларына сокланмый мөмкин түгел.
«Фәнни-иҗади эш» төрендә 174 нче мәктәптән Алия Әлтафова гран-прига лаек булды. «Спектакльдән өзек» төрендә Актаныш районының сәләтле балалар гимназиясе укучыларына да гран-при тапшырылды.
Спектакльләргә макетлар да бик оста итеп эшләнгән иде. Бу төрдә гран-прига Нурлат районы мәктәбе укучылары ия булды. «Спектакльдән монолог» төрендә иң югары бүләкне Кайбычтан Илзирә Вәлиуллина алды. «Саба районының Шекше мәктәбе укучысы Мирзагалиевның инвалид арбасында килеш Мәхдүм («Сүнгән йолдызлар»да) монологын сөйләве тамашачыга аеруча тәэсир итте.
«Җырлы мизгел» төрендә Казанның 6 нчы гимназиясе укучысы Арина Яровикова җиңү яулады. Гран-при ияләренә «Бәллүр Кәрим» сувениры, дипломнар тапшырылды.
Фестиваль балаларда театрга, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә, аларның талантларын да ача. Кем белә, бәлки араларында киләчәктә үзләренең язмышларын театр белән бәйләүчеләр дә булыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар