16+

Балалар клиникасы уникаль аппаратлы булды

Кичә Республика балалар клиник хастаханәсе WorldVita балаларга ярдәм хәйрия фондыннан зур бүләк кабул итеп алды. Бу - ашыгыч рәвештә кан әйләнешен тәэмин итү өчен каралган югары технологияле аппарат. Мондый заманча җиһаз Россиянең нибары биш клиникасында гына бар.

Яңа комплекс канны кислород белән тулыландыру өчен билгеләнгән. Бу - башка дәвалану чаралары нәтиҗә бирмәгәндә дә, гомерне коткарып калуга өмет бирә торган иң заманча технология. Әлеге ысул һава җитмәүнең авыр очракларында бик мөһим.

- Моңа кадәр андый мөмкинлегебез юк иде, әлеге ысул безгә хәлләре бик авыр булган балаларның да гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу - ел саен 12-15 очрак дигән сүз. Әлеге җиһаз безгә балаларны теләсә нинди хәлдә дә күчереп йөртү мөмкинлеген бирәчәк, - диде хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Әлеге заманча җиһаз ярдәмендә, һава җитмәүнең авыр формалары белән интегүче авырулар өчен, эчке органнарга зыян салмыйча гына, берничә атна дәвамында газ алмашы тәэмин ителә. Мондый аппаратта югары квалификацияле, профессионал теоретик һәм практик яктан махсус әзерлеге булган табиблар эшләячәк.

Искәртеп узарга кирәк, WorldVita россиянең иң эре хәйрия фондларының берсе булып санала. Ул Россия, Германия, Израиль, Англия, АКШ һәм башка илләр белән хезмәттәшлек итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading