Идел буе районында, шулай ук «Салават күпере», Юдино һәм Дәрвишләр микрорайоннарында ярдәм итү хезмәтләре барлыкка киләчәк.
Казанда «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең тагын алты бүлеге төзеләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе көнне шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ярдәм итү хезмәтләре Идел буе районында, шулай ук «Салават күпере», Юдино һәм Дәрвишләр микрорайоннарында барлыкка киләчәк.
Узган ел шәһәрдә «Ышаныч» үзәгенең 10 филиалы капиталь ремонтланган. Ремонтка республика бюджетыннан 158,9 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар