16+

Балалар Мәскәү кунаклары белән очрашты

Казанның 162нче балалар бакчасы Мәскәү кунак­ларын кабул итте.

Балалар Мәскәү кунаклары белән очрашты

Казанның 162нче балалар бакчасы Мәскәү кунак­ларын кабул итте.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, оешманың Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова, Россиянең, Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Наилә Фатехова җитәкчелегендә, Мәскәү милли-мәдәни үзәгенең әгъзалары балалар белән күреште, нәни артистларыбызның чыгышларын карады.

Талантлы балаларыбыз Кирилл Михайлов, Самира Яфясовага Мәскәү кунак­лары «Рәхмәт яусын» исемле ноталар җыентыгы һәм җырлы дисклар да бүләк иттеләр.
Мәскәүдә «Ак калфак» оешмасы 2014 елдан бирле эшли. Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу максатында, алар еш кына хәйрия концертлары уздыра. Мәскәүдә «Гаилә җырлый» дигән фестиваль уздыралар. Анда татар халык җыр-бию­ләрен гаиләләр уен коралларында башкаралар. Бер елны оешма «Калфак туе» уздырып та күпләрне сок­ландырган булган. «Аккалфак»лылар «Пәрәмәч бәйрәме»н дә теләп оештыра. Чарада катнашучы хуҗабикәләр пәрәмәч пешерү үзенчәлекләре, аның тарихы хакында сөйли. Пәрәмәчне пешерү үзенчәлекләре һәр төбәктә аерыла икән. Мәскәү яшьләренең милли кыйммәтләргә тартылулары, туган телне өйрәнергә теләүләре сөендерә. «Ак калфак» оешмасының үз китапханәсе дә бар. Анда татар китап­ларына зур игътибар бирелә. 162нче балалар бакчасында тәрбияче, шагыйрә Надия Вәлиева Мәскәү кунакларына үзенең өч китабын да бүләк итте.
Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мәскәү кунаклары белән кабаттан очраштык, анда Наилә ханымның «Рәхмәт яусын» исемле тамаша-кичәсе узды.

Рузилә Абдуллина
Надия Вәлиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading