16+

Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә фатир ачкычлары тапшырылды

Лаешта балалар йортында тәрбияләнгән Лилия Хәсәншина фатирлы булды, дип яза "Татар-информ".

Лаешта балалар йортында тәрбияләнгән Лилия Хәсәншина фатирлы булды, дип яза "Татар-информ".

Лилия күп балалы гаиләдән, әтисе вафат булган, ә әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Бертуган абыйсы белән өч апасының да үз куышлары бар. Аларга Аксубай һәм Әлмәт районнарында торак биргәннәр. Лилия яңа фатирда ире һәм кызы Мәдинә белән яшәчәк. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә фатир ачкычлары Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында бирелә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, фатирлар бирү алга таба да дәвам итәчәк. Быел Габиш авылында өч балага, Лаешта, Усадта фатирлар биреләчәк. Быел балалар йортыннан чыккан 311 бала торак белән тәэмин ителергә тиеш. Аларның 85е өй туен үткәргән инде. 4 ноябрьдә Нурлатта ятим балаларга дүрт фатир тапшырылды. Киләсе атнада тагын 45 кеше фатирлы булыр дип планлаштырыла, ә 30 ноябрьгә кадәр Татарстанда 2016 ел программасы тулысынча тәмамланачак.

- Узган елларда 906 кешене торак белән тәэмин иттек инде. Быел бу максатларга Татарстан бюджетыннан 288 млн сум һәм федераль бюджеттан 50 млн сум юнәлдерелгән. Без 2017 елда фатир алачак ятим балалар исемлеген төзибез, - ди Лариса Сулима. Киләсе елда барлыгы 318 ятим баланы фатирлы итү планлаштырыла. Бүгенгә Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган барлыгы 1260 бала торакка чиратта тора.

Лилия балалар йортыннан 2013 елда ук чыккан. Аксубай универсаль технологияләр техникумында пешекче-кондитерлыкка укыган. Хәзер декрет ялында.

- Бу фатирны алуыма бик шатмын. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, республика хөкүмәтенә һәм район җитәкчелегенә, балалар йорты директорына һәм төзүчеләргә рәхмәт, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Лилия Хәсәншина. - Бу күптән көтелгән вакыйга. Моңарчы иремнең әти-әнисе белән яшәдек. Биредә бар да искиткеч, ремонт ясарга кирәкми. Якындагы киләчәккә планнар - кызыбызны балалар бакчасына урнаштыру, укуны тәмамлап эшкә чыгу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading