16+

Балаларга быел 10 мең эләгерме?

Россиядә аз керемле гаиләләр өчен айлык адреслы пособие кертелде, алар уртача 12 мең сум тәшкил итә. Ә менә 1 сентябрьгә күпләр өмет иткән түләүләр планлаштырылмый.

Россиядә аз керемле гаиләләр өчен айлык адреслы пособие кертелде, алар уртача 12 мең сум тәшкил итә. Ә менә 1 сентябрьгә күпләр өмет иткән түләүләр планлаштырылмый.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте. 

«1 сентябрьгә барлык ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум түләү урынына, мохтаҗ гаиләләргә адреслы түләүләр кертелде. Бу бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум түгел, ә ай саен уртача 12 мең сум. Элек 1 сентябрьгә барлык ата — аналар өчен дә бирелгән түләү турында сүз бармый, ләкин ихтыяҗ туса һәм президент боерса, түләүләр башкарылачак», - дип аңлатты Светлана Бессараб.

Балаларга пособие күләме дә арткан. "Узган ел балаларга пособие 5,8% индексацияләнде. Бу ел башында шулай ук Президент Владимир Путин боерыгы буенча түләүләр 10% ка индексацияләнгән", - дип нәтиҗә ясады Бессараб.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен билгеләгәндә, уртача хезмәт хакының минималь суммар күләмен исәплиләр, ягъни минималь хезмәт хакы күләмен 24кә тапкырлап билгеләнә. 2022 елда ул 326 808 сум булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading