16+

Балаларга пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә 2022 елдан балаларга һәм йөкле хатыннарга пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрә.

Россиядә 2022 елдан балаларга һәм йөкле хатыннарга пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрә.

Хезмәт министрлыгы шундый карар проектын әзерли. Аның нигезендә түләүләр алучыларның мохтаҗлыгын бәяләү критерийлары үзгәрәчәк, дип яза «Известия». Документка ел ахырында кул куелыр һәм киләсе ел башыннан үз көченә керер дип көтелә. Дәүләт ярдәменә һәр кешенең кереме төбәк яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өметләнә ала. Гаиләнең матди хәлен билгеләгәндә аларның арестта яки эзләнүдә булган транспорт чарасы, максатчан субсидиягә алынган җир участоклары, торак, транспорт, гараж, машина кую урыны исәпкә алынмаячак.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда яшәү минимумын 8,6 процентка арттырырга тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading